Татарстан Республикасы «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенрәсәй конкурсына гаризалар саны буенча лидерлар өчлегенә керде, Рәсәй Икътисадый үсеш министрлыгы үткәрә торган конкурсның федераль этабына иң күп проектлар тәкъдим итте.
Конкурска илебез төбәкләреннән барлыгы 421 гариза килгән, аларның шактый өлеше Татарстан, Ульяновск өлкәсе һәм Краснодар крае өлешенә туры килә, алар - Рәсәй Икътисади үсеш министрлыгының ике төп номинациясендә лидерлар.
Конкурсның республика этабы кысаларында Татарстанда биш номинация буенча 76 гариза бирелгән: шәһәр төзелеше сәясәте, муниципаль берәмлек территориясе белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, муниципаль берәмлекнең танылуын арттыру («Территория бренды»), милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, шулай ук цифрлы технологияләр кертү юлы белән шәһәр хуҗалыгын модернизацияләү.
Республика этабы нәтиҗәләре буенча 45 җиңүче билгеләнде, аларның гаризалары федераль оештыру комитетына конкурсның финал этабына җибәрелде. Алар арасында Икътисадый үсеш министрлыгының ике номинациясе - «Муниципаль берәмлек территориясе белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру» һәм «Муниципаль берәмлекнең танылуын арттыру («Территория бренды») - республика этабын 20 җиңүче узды. Шулардан 10 гариза - шәһәр округларына һәм шәһәр җирлекләренә, ә 10 гариза Татарстанның авыл җирлекләренә туры килә.
2017 елдан бирле үткәрелә торган конкурс территорияләр белән нәтиҗәле идарә итүгә, шәһәр мохитен үстерүгә һәм муниципалитетларның танылуын арттыруга ярдәм итә торган иң яхшы муниципаль тәҗрибәләрне ачыклауга, хуплауга һәм таратуга юнәлдерелгән.
Конкурсның федераль этабы 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча акчалата премияләр һәм дипломнар алачак җиңүчеләр билгеләнәчәк. 2026 елда конкурсның гомуми приз фонды 1 миллиард сум тәшкил итә. Биш номинациянең һәркайсында җиңүчеләр муниципаль берәмлек категориясенә (шәһәр округлары, муниципаль округлар, шәһәр җирлекләре яки авыл җирлекләре) карап, 3 миллионнан 50 миллион сумга кадәр акчалата премияләр белән 10 призлы урын алачак.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенрәсәй конкурсы йомгаклары буенча призлы урыннарны Татарстаннан 4 муниципаль проект алды. Грантларның гомуми күләме 68 млн сум тәшкил иткән.