Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары 24-26 ноябрьдә Санкт-Петербургта «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә узачак Peterfood 2026 Халыкара азык-төлек күргәзмәсендә катнашырга чакырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үзенә буйсынган «Минем бизнес» төбәк үзәге белән берлектә республика бизнесына күргәзмәдә катнашуга бәйле чыгымнарның 90 %ын финанслашу рәвешендә ярдәм күрсәтәчәк. Чара «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Peterfood 2026 - Рәсәй төньяк-көнбатышының әйдәп баручы азык-төлек күргәзмәсе, ул инде 35 ел продукцияне күрсәтү, эшлекле партнерлар эзләү һәм яңа базарларны үзләштерү өчен төп мәйданчык булып тора.
Узган ел күргәзмә кысаларында эре сәүдә челтәрләре вәкилләре белән 4500 дән артык эшлекле очрашу үткәрелгән, бу 70 миллиард сумнан артык күләмдә хезмәттәшлек турында килешүләр имзалауга китергән. Быел күргәзмәгә килгән азык-төлек индустриясе белгечләре саны 8 000нән артып китәр дип көтелә. Экспозиция 24 тематик зонага бүленәчәк, бу катнашучыларга үз продукциясен нәтиҗәле тәкъдим итәргә һәм федераль һәм төбәк ритейлерлары, дистрибьюторлар һәм сатып алучылар белән сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирәчәк.
Гаризалар кабул итү башланды инде, урыннар саны чикләнгән. Чарада катнашу - Татарстан Республикасы җитештерүчеләренә үзләрен федераль дәрәҗәдә таныту, алдынгы сәүдә челтәрләре белән отышлы контрактлар төзү, яңа партнерлар табу һәм үз продукциясен сату географиясен киңәйтү мөмкинлеге.
Гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасы аша бирергә мөмкин. Өстәмә мәгълүматны һәм консультацияләрне Бердәм контакт-үзәк телефоны аша алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90 (өстәмә 306).