Мидхәт Шаһиәхмәтов Зәй районында «Яшел Үзән» МИЗ үсеше темпларын бәяләде

2026 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Зәй муниципаль районында булды. Визит кысаларында район башлыгы Рәзиф Кәримов белән бергә 2025 елда төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы «Яшел Үзән» махсус икътисадый зонасында булдылар.

Бүгенге көндә мәйданчыкта дүрт резидент эшли, идарәче компания тарафыннан заманча инфраструктура объектлары төзелә. Проектларны гамәлгә ашыру график нигезендә бара.

Беренче резидентларның берсе югары әзерлек стадиясендә: аны файдалануга тапшыру 2026 елның 3 кварталына планлаштырылган. «Яшел Үзән» МИЗ план нигезендә үсә, инфраструктура төзелә, резидентлар үз проектларын гамәлгә ашыру өстендә актив эшлиләр. Зәй районы республиканың биотехнология тармагы өчен яңа үсеш ноктасына әверелә бара», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Визит кысаларында һәр резидент белән аларның проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды, потенциаль резидентлар белән очрашу үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, Зәй районында «Яшел Үзән» МИЗ 2025 елда төзелгән. Резидентлар арасында - биоашламалар, сорбентлар, фармацевтика субстанцияләре җитештерү һәм техник культураларны тирәнтен эшкәртү предприятиеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International