Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, 2026 елның 12 августыннан башлап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Рәсәй Федерациясе территориясендә төбәк һава пассажирларын йөртүгә һава транспорты оешмаларына Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында»15.04.2025 № 231 карарына экспертиза үткәреләчәк.
Экспертиза уздыруның максаты булып җайга салу максатларын эшләү һәм кабул итү барышында игълан ителгән максатларга ирешүне, тәкъдим ителгән хокукый җайга салу ысулының нәтиҗәлелеген бәяләү, шулай ук хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының факттагы уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен хокук куллану практикасын анализлау юлы белән бәяләү тора.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен һәм башка кызыксынган затларны күрсәтелгән норматив хокукый актка экспертиза кысаларында гавами консультацияләрдә катнашырга чакырабыз.
Гавами консультацияләр үткәрү вакыты: 2026 елның 12 августыннан 2026 елның 11 сентябренә кадәр.
Искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү бүлегенә электрон почта аша җибәрүегезне сорыйбыз: EV.Filippova@tatar.ru.