КУЭ Корпорациясе мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы күрсәтелгән тармакларда кече һәм урта компанияләр җәлеп иткән акчалар күләме буенча төбәкләрнең беренче бишлегенә кергән. Дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 5,1 млрд сум тәшкил итте - бу Рәсәй буенча дүртенче нәтиҗә.
Шулай ук лидер төбәкләр арасында - Мәскәү (26,7 млрд сум), Санкт-Петербург (6,3 млрд сум), Мәскәү өлкәсе (6,3 млрд сум) һәм Свердловск өлкәсе (4,4 млрд сум).
2026 елның беренче яртыеллыгында кече һәм урта бизнес эшкәртү производстволары, туризм, мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә операторы КУЭ Корпорациясе булган Милли гарантия системасы инструментларын кулланып, 112 млрд сумга якын заем финанславы җәлеп иткән. Ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшмәкәрлек» федераль проекты кысаларында күрсәтелде.
Финанслауның төрле инструментларыннан файдалану эшкуарларга инвестиция проектларын нәтиҗәле гамәлгә ашырырга, җитештерү процессларын камилләштерергә, яңа технологияләр кертергә һәм эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә төбәк һәм ил икътисадының тотрыклы үсеше өчен ныклы база формалаша.
Исегезгә төшерәбез, ТР Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы институтлар белән берлектә эшмәкәрлек инициативаларына комплекслы ярдәм күрсәтә. Республика бизнесы отышлы шартларда микрозаймнар, гарантияләр, грантлар һәм милли проект кысаларында финанс булмаган хезмәтләр алырга мөмкин.
Ярдәм чаралары турында Бердәм контакт үзәгенең номеры 8 (843) 524-90-90 һәм Икътисад министрлыгы сайтыннан белергә мөмкин.