Татарстан эшмәкәрләре төп бөтенрәсәй конкурсында катнаша ала

2026 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

«Ел эшкуары» Бөтенрәсәй премиясен оештыру комитеты 2026 ел нәтиҗәләре буенча катнашуга гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте. 

Премия 10 елдан артык Рәсәй бизнесы казанышларын күрсәтү өчен төп мәйданчык булып тора. Конкурс төбәк брендларын таныту, эшмәкәрлек бергәлеген үстерү һәм иң яхшы бизнес-проектларны хуплау өчен оештырылган.

2025 елда премиядә, яңа төбәкләрне дә кертеп, РФнең 77 субъектыннан эшмәкәрләр катнашты. Барлыгы 646 гариза бирелгән, 36 абсолют җиңүче статуэткасы һәм лауреатларга 105 медаль тапшырылган. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел нәтиҗәләре буенча «Хатын-кызлар эшмәкәрлеге» номинациясендә Казаннан бизнес-леди Марина Лукасевич җиңүче булды. Аның «ПКФ «Промстройкомплект» ҖЧҖ компаниясе 2009 елдан бирле эшли һәм металл прокатын комплекслы тәэмин итү белән шөгыльләнә.

Катнашуга гаризаны эшмәкәр.рф премиясенең рәсми сайтында бирергә мөмкин. 

Конкурсны эшмәкәрләр ассоциациясе оештыра. Халыкара һәм федераль партнерлар булып Казахстан Республикасының Рәсәй Федерациясендәге Илчелеге, шулай ук «ОПОРА РОССИИ», «Росмолодежь. Бизнес», төбәкләрнең сәүдә-сәнәгать палаталары (Марий Элдан алып Курган өлкәсенә кадәр) һәм «Эшлекле Рәсәй»нең төбәк бүлекчәләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International