Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыруга 2026 елда якынча 54 млрд сум юнәлдереләчәк

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

2026 елда якынча 54 млрд сум Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк, шуларның 28,8 млрд сумы федераль бюджеттан, республика бюджетыннан 25 млрд сум юнәлдереләчәк.

Агымдагы елда Татарстан 12 милли проект составында 45 төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнашуын дәвам итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының 2025 елга йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында республикада 2026 елда 218 социаль әһәмиятле объектка капиталь төзелеш һәм ремонт ясалачак, аларга 26,4 млрд сум юнәлдереләчәк. Болар: 38 гомуми белем бирү учреждениесе, 8 балалар бакчасы, 5 сәламәтлек саклау тармагы объекты, 23 мәдәният һәм яшьләр сәясәте объекты, 2 экологик объект, 42 җәмәгать киңлеген төзекләндерү, 17 коммуналь инфраструктура объектын һәм 83 юл челтәрен модернизацияләү. 

Шулай ук 3,7 млрд сум җиһазлар сатып алуга һәм 23,7 млрд сум балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә һәм башка чараларга юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International