Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының 2025 елга йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республика экспортының торышы, аңа ярдәм чаралары һәм үсеш перспективалары турында сөйләде.
2025 елда Татарстанда кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары белән тәэмин ителә торган экспортлаучы предприятиеләрне колачлау киңәйтелде.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике меңнән артык предприятиесе экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыра, аларның 94% ы кече һәм урта бизнес субъектлары. Республика экспортының 80% ы дустанә илләргә чыгарыла.
Узган атнада Татарстанда Рәсәй экспорт үзәге (РЭҮ) һәм Рәсәй Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә экспортны үстерү буенча чаралар комплексы җентекләп каралды, шул исәптән иминиятләштерү, финанслау, килешүләрне озату һәм халыкара сәүдә мәйданчыкларына чыгу инструментлары да. Узган ел Татарстанның 575 предприятиесе РЭҮ ярдәме белән тәэмин ителгән.
Шулай ук республикада РЭҮ вәкиллеген эшләтеп җибәрү булды, аның эше гамәлдәге һәм потенциаль экспортерлар белән нәтиҗәле эш алып барырга, предприятиеләрне ярдәм чаралары белән тәэмин итәргә һәм экспорт проектларын озату сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.