Татарстанда МХО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары бизнес белән идарә итү компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән эшмәкәрлеккә өйрәтү программасында катнашуга гаризалар кабул итәләр.
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы оешма ярдәмендә “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты буенча оештырылды.
Укуларны Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салихов үткәрә. Шулай ук чараның спикерлары гамәлдәге эшмәкәрләр булачак, алар арасында: Антон Зиновьев, BRICKSTONE төзелеш компаниясенә нигез салучы; Таһир Галимов, “Виллавиль” компанияләренә нигез салучы; Станислав Федоренков, “ИЛАР ГРУПП” ҖЧҖ IT-агентлыгының хуҗасы һәм маркетинг-директоры; Айрат Карамов, “КАРАМОВ И ПАРТНЕРЫ” ҖЧҖ генераль директоры.
Программа кысаларында катнашучыларга бизнес өчен идеяне ничек сайларга, үз товарларыңны/хезмәтләреңне сату өчен нинди реклама инструментларын кулланырга мөмкин булуы, проектларны финанслау һәм дәүләт ярдәме чаралары, ШЭ яки ҖЧҖне ничек ачу һәм салым салу режимын ничек сайларга, шулай ук сату стратегияләрен, клиентлар белән аралашуны һәм бизнес өчен хезмәткәрләр табу турында сөйләячәкләр.
Чара 14 мартта уза, 10:00 башлана. Программа көндезге форматта узачак. Катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк (https://fpprt.ru/events/programma-obucheniya-predprinimatelstvu-dlya-uchastnikov-i-veteranov-svo-i-chlenov-ih-semej/).
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Ямашев пр., 1нче йорт, “Химиклар” мәдәният сарае (“Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы)
Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны Бердәм контакт-үзәк номеры буенча белергә мөмкин: 8 (843) 524-90-90.