Мидхәт Шаһиәхмәтов Максим Решетников һәм Антон Алихановның Татарстанга эш визитында катнашты

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Кичә Татарстанга эш визиты белән Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Решетников килде. Очрашу барышында чарада катнашучылар республика сәнәгать предприятиеләренең җитештерү куәтләрен карадылар.

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.

Эш сәфәренең беренче ноктасы С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы “Туполев” АҖ филиалы булды, анда катнашучылар яңа җиһазларны монтажлау һәм эшләтеп җибәрү эшләренең барышын бәяләделәр.

Визит барышында Казан инженерлык үзәгендә координацион штабның күчмә утырышы булды, аның төп темасы сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләләре булды. Очрашуда Казан авиация заводының агымдагы һәм тәмамланган проектларын җентекләп өйрәнделәр. Моннан тыш, “Ростех” дәүләт корпорациясе структурасына керүче “ОАК” ГАҖнең башка җитештерү объектларында иң яхшы эшләнмәләрне кертү буенча алдагы адымнар билгеләнде.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия Президенты инициативасы белән оештырылган хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча милли проектка 2019 елда кушылды. Федераль проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республикада аңа 351 предприятие кергән. Сакчыл производствога 6,3 мең хезмәткәр өйрәтелде, бу предприятиегә уртача икътисадый файда 20 млн сумга җитәргә мөмкинлек бирде, ә гомуми файда 5 млрд сумнан артып китте. 2030 елга кадәр Татарстаннан тагын 257 компанияне җәлеп итү планлаштырыла, шул исәптән социаль өлкә оешмаларын да.

Визит кысаларында делегация төзелеш стадиясендә булган “Казанкомпрессормаш” АҖ (“ГМС төркеме” АҖ идарәсендә) җыю-сынау комплексында булды, анда җитештерү биналары каралды.

Программаның чираттагы пункты “Искра-Волга” технопаркында урнашкан алдынгы производстволарны карау булды, ул энергетика һәм электротехника буенча махсуслашкан резидентларны берләштерә. Ахырда делегация энергия ресурсларын куллануны исәпкә алу өчен “акыллы” приборлар эшләү һәм ясау белән шөгыльләнүче “ПРОМЭНЕРГО” компаниясе эшчәнлеге белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International