Татарстан хатын-кыз эшкуарлар өлеше арту буенча илдә лидерлар рәтендә

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Татарстанда хатын-кыз эшкуарлар өлеше соңгы 5 елда эшкуарларның гомуми саныннан 39% тан 41% ка кадәр артып, 47 мең кешедән артып киткән.

Татарстанда барлыгы 116,5 мең шәхси эшкуар теркәлгән, аларның 41% ы бизнеста хатын-кызларга туры килә. 

Шулай ук 5 ел эчендә бизнеста хатын-кызлар өлешен арттыру буенча лидер төбәкләр арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Карачай-Черкес Республикасы һәм Тыва Республикасы бар.

Бүгенге көндә Россия Федерациясендә 1,9 миллионга якын хатын-кыз шәхси эшкуар булып тора, бу илдәге шәхси эшкуарларның гомуми санының 41% өлешен тәшкил итә. Тагын 6,5 миллионга якын хатын-кыз үзмәшгульләр буларак теркәлгән, үзмәшгуль гражданнарның гомуми санының 44% өлешен алып торалар.

Хатын-кыз эшкуарларның иң зур концентрациясе социаль хезмәтләрдә (84%), кием җитештерүдә (72%), туристлык агентлыкларында (71%), мәгарифтә (70%), юридик һәм бухгалтерлык хезмәтләрендә (67%), ветеринариядә (60%), иминиятләштерүдә (60%) һәм персонал белән идарә итүдә (HR) (58%) күзәтелә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" илкүләм проекты кысаларында һәрвакыт комплекслы ярдәм күрсәтергә һәм бизнесны башлап җибәрү этабында яисә аны масштаблаштыруда хатын-кыз эшкуарларга ярдәм итәргә әзер. 

Республика эшкуарлары һәм үзмәшгульләре отышлы шартларда микрозаймнар, гарантияләр, грантлар, милек ярдәме һәм финанс булмаган хезмәтләр алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International