Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов I Әзербәйҗан халыкара инвестиция форумында катнашты.
Форум кысаларында ул пленар сессиядә катнашты, шулай ук төп халыкара партнерлар: Әзербәйҗан Республикасы икътисад министры Микаил Джаббаров, аның галиҗәнапләре Шәех Ибраһим бән Хәлиф Әл Хәлиф (Бәхрәйн), AAOIFI халыкара оешмасы рәисе; Bank of China эре Кытай банкы һәм SANY Renewable Energy компаниясе һәм башка оешмалар җитәкчелеге белән берничә очрашу уздырды.
Очрашуларда инвестицияләр, ислам финанслары өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары һәм инновацион проектлар өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Моннан тыш, Мидхәт Шаһиәхмәтов форум кырларында тәкъдим ителгән проектлар, МИЗ, сәнәгать парклары, эре нефть химиясе компанияләре эшчәнлеге белән танышты һәм уздырылган очрашуларның һәм фикер алышуларның әһәмиятен билгеләп үтте.