Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында министрның беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова рәислегендә һөнәрчеләрнең хокукый статусын билгеләү, һөнәрчелек эшчәнлеге төрләре исемлеген эшләү һәм раслау өлешендә «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында»гы законга үзгәрешләр кертү турында республика законы проектын әзерләү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарларны яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды, Татарстан Республикасы Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклап калу ресурс үзәге, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Бу мәсьәлә буенча эш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан алып барыла.
Чараның төп бурычы «Һөнәрчелек субъекты» төшенчәсен билгеләү булды.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, тиешле норматив актлар кабул итү бу өлкәне уңышлы җайга салырга һәм Татарстан һөнәрчеләре эшчәнлегенең хокукый нигезен булдырырга, әлеге категория эшкуарларга дәүләт ярдәменең максатчан чараларын эшләргә, һөнәрчеләрнең хезмәт продуктларын мәҗбүри маркировкадан азат итәргә, шулай ук традицион һөнәрләрне республиканың мәдәни кодының бер өлеше буларак саклап калырга һәм үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Киңәшмә барышында катнашучылар һөнәрчелек вәкилләре эшчәнлегенең мөмкин булган юнәлешләре турында җентекләп фикер алыштылар һәм закон проектын эшләүнең алдагы этапларын билгеләделәр.