Татарстан турбизнесын акселераторда катнашырга чакыралар

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Татарстанның турөлкәгә караган кече һәм урта предприятиеләре КУЭ корпорациясенең туризм индустриясе акселераторында катнаша ала. Гаризалар кабул итү КУЭ цифрлы платформасында ачык һәм 19 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

КУЭ корпорациясе кече һәм урта бизнестан махсус акселераторда катнашуга гаризалар кабул итү вакытын озайта. Бу эшкуарларның интенсивка кызыксыну дәрәҗәсенең артуы һәм аларга гаризалар әзерләү өчен өстәмә вакыт бирү зарурлыгы белән бәйле.

Акселератор программасы туристлык бизнесы хуҗалары өчен махсус эшләнгән, акселераторда катнашу 2 айга исәпләнгән. Бу вакыт эчендә анда катнашучылар лекцияләр һәм тренингларга, мастер-классларга йөриячәк, нетворкингта катнашачак, шулай ук шәхси трекерлар һәм супервизорлар белән шәхси үсеш стратегиясе өстендә эшләячәк. Чараның нәтиҗәсе клиент базасын һәм сату базарларын киңәйтү, сатуларны үстерү, яңа стратегияне булдыру яки гамәлдәге стратегияне модернизацияләү булачак. 

Ике ай йомгаклары буенча, көндезге демокөн кысаларында аны тәмамлаган һәр кеше үз эшкуарлык үсеше проектын тәкъдим итәчәк, аны оештыручылар белән бергә эшкуарлык һәм эксперт берләшмәләре вәкилләре, шулай ук потенциаль инвесторлар бәяләячәк.
Акселераторга 19 сентябрьгә кадәр МСП.РФ цифрлы платформасында  (https://мсп.рф/education/acceleration/msp-akselerator-turisticheskoy-infrastruktury) заявка бирергә мөмкин. 

Кандидатның бер елдан да ким булмаган бизнесы булырга (бу ҖЧҖ яки ИП булырга мөмкин), анда кимендә ике кеше җәлеп ителгән булырга тиеш. Тагын бер мәҗбүри критерий булып предприятиедә сатулар булу тора. Бизнес турындагы мәгълүматлардан тыш, заявкага проект резюмесы һәм мотивацион хат теркәргә кирәк. Киләсе этапта кандидатларга әңгәмә (дистанцион форматта) һәм преакселератор узарга кирәк булачак. Интенсив 29 сентябрьдә старт ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International