2025 елның 19 сентябрендә «Kazan Digital Week-2025» халыкара форумында «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр» секциясендә «Интеллектуаль милек, фән һәм инновацияләр белән идарә итү өчен цифрлы платформаларны үстерү» түгәрәк өстәле узачак.
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе ярдәмендә «Татарстан Республикасы фәнни-техник мәгълүмат үзәге» дәүләт автоном учреждениесе тарафыннан оештырыла.
Эштә катнашуга федераль регуляторлар һәм үсеш институтлары, башкарма хакимиятнең төбәк органнары белгечләре һәм экспертлары, фәнни-педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре, шул исәптән технологияләргә һәм инновацияләргә, бизнеска ярдәм итү үзәкләре җитәкчеләре чакырылган.
Түгәрәк өстәл кысаларында интеллектуаль милек өлкәсен цифрлы трансформацияләүгә һәм дәүләт дәрәҗәсендә фәнни-технологик үсешкә идарә итү процессына заманча платформа чишелешләрен кертүгә, шул исәптән интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә бәйле киң даирә мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла, алар арасында: «Фән» федераль платформасы эволюциясе, илкүләм мәгълүмат базасында «Региональ фәнни-технологик үсеш» модулен җәелдерү фәнни-технологик үсеш системалары, интеллектуаль милек өлкәсендә илкүләм һәм региональ дәрәҗәдә цифрлы системаларны куллану тәҗрибәсе, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә идарә итү мәсьәләләрендә регионара хезмәттәшлекне оештыру, интеллектуаль милек өлкәсендә цифрлы чишелешләр эшләү һәм аларны гамәлгә кертү мәсьәләләрендә Татарстан Республикасының гамәли тәҗрибәсе.
Моннан тыш, чарада «Татарстан Республикасы Фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ДАУ һәм Фәнни-техник мәгълүмат институты (Донецк Халык Республикасы) арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салыначак.
Чара 11:00 сәгатьтә башлана: Зур Кабан авылы, Күргәзмә ур., 1 бина (5А залы).