Казанда яңа айлык күргәзмә-ярминкә форматы — «ИЗОБИЛИЕ» сәүдә фестивале эшли башлый. Төбәк җитештерүчеләре һәм һөнәрчеләре продукциясе белән биш көнлек күргәзмәләр ай саен узачак.
Җитештерүчеләр һәм һөнәрчеләр өчен мондый формат — киң локаль аудиториягә чыгу, ихтыяҗны сынап карау һәм pr-ярдәм алу мөмкинлеге. Килүчеләр өчен бу бушлай керү мөмкинлеге булган уңайлы мәйданчык, анда фермер продуктлары, кием-салым һәм аяк киемнәре, текстиль, халык кәсепләре эшләнмәләре, ювелир әйберләр, косметика һәм җирле җитештерүчеләрдән башка товарлар табарга мөмкин.
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм башка төбәк ведомстволары ярдәмендә оештырыла.
Беренче күргәзмә «Спорт сарае»нда (Казан шәһәре, Мәскәү ур., 1) 2025 елның 24 сентябреннән 28 сентябренә кадәр, көн саен 10:00 дән 20:00 гә кадәр узачак.
Киләсе 2025 елның көз-кыш сессияләре түбәндәгечә узачак:
24 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр;
22 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр;
26-30 ноябрьләрдә;
17 декабрьдән 21 декабрьгә кадәр.
Фестиваль Татарстанның кече һәм урта бизнесына ярдәм итүгә, локаль җитештерүне һәм сату базарларын үстерүгә, халыкның сыйфатлы товарлардан файдалана алуын арттыруга, шулай ук җирле брендларны алга этәрү коралы буларак мәдәни өлешен кертүгә юнәлдерелгән.
Катнашуга гаризаны сайтта бирергә мөмкин https://izobilie-kazan. Ru/
Чараның нечкәлекләрен +7 (917) 269-64-71 телефоны аша белергә була (шалтыратулар, max, whatsapp, sms).
e-mail: izobilie-kazan@mail. Ru
Урыннар һәм стендларны бүлү заявкалар керү тәртибендә төзелә.
Татарстан бизнесына ярдәм итү чаралары турында Бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә була.