Мидхәт Шаһиәхмәтов 2026-2028 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразының төп параметрларын тәкъдим итте

2025 елның 12 сентябре, җомга

Агымдагы елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды, аның кысаларында 2026-2028 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше һәм тупланма бюджетны фаразлауда төп параметрлары каралды. 

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, шулай ук Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе М.Ә. Топилин катнашты. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов үз нотыгында билгеләп үткәнчә, гамәлгә ашырыла торган проектларны һәм сәнәгать җитештерүе күләмнәрен арттыруны, авыл хуҗалыгында үсешне һәм кулланучылар базарында уңай динамиканы саклауны исәпкә алып, 2025 ел йомгаклары буенча республиканың тулай төбәк продукты үсеше 102,4% дәрәҗәсендә бәяләнә. 2026-2028 елларда республиканың тулай төбәк продукты 102,1-102,4% дәрәҗәсендә фаразлана. 

Инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны, сату базарларын киңәйтүне, шул исәптән яңа халыкара базарларга чыгу, технологик үсеш һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру исәбенә предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм аларны алга таба үстерү фараз күрсәткечләрен үтәүнең мөһим факторлары булып тора.

Республика икътисады структурасында иң зур өлешне сәнәгать алып тора. Предприятиеләрнең планнарын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, сәнәгать җитештерүе индексы 101,7-102,2% дәрәҗәсендә фаразлана. 

Торак, сәнәгать һәм инфраструктура төзелешендә планлаштырылган күләмнәрне исәпкә алып, төзелеш эшләре күләменең үсеш темпы, фаразларга караганда, 100,8-101,5% тәшкил итәчәк. 

2026 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, фаразларга караганда, 101,5% тәшкил итәчәк. 2027-2028 елларда авыл хуҗалыгы продукциясенең үсеш темплары тармак дәүләт программасы нигезендә 101,5-101,7% дәрәҗәсендә каралган. 

Фаразланган чорда куллану активлыгының уртача үсүе фаразлана. Халыкның акча керемнәре арту, инфляция темплары акрынаю, шулай ук туристлар агымының планлаштырылган артуы шартларында ваклап сату әйләнеше 102,8-103,1% дәрәҗәсендә фаразлана. Фараз чорында сәүдәнең төрле форматларын, шул исәптән соңгы елларда баланслы рәвештә үскән цифрлы платформаларны үстерү өлешендә эш дәвам итәчәк. 

Социаль-икътисадый үсеш фаразын тәэмин итүдә төп факторларның берсе – инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, дип билгеләп үтте М.Р. Шаһиәхмәтов. 2025 елда төп капиталга инвестицияләр күләме – 1 трлн. 605 млрд.сум яки 103,8%. 2026-2028 елларга фараз ил Президенты Указы һәм предприятиеләр үсешенең инвестицион планнары үтәлешен исәпкә алып төзелгән. 2026-2028 елларда төп капиталга инвестицияләр үсеше темпы 100,8-102,6% дәрәҗәсендә фаразлана. 

Республиканың социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүдә кече һәм урта бизнес мөһим роль уйный. 2025 ел ахырына КУЭ субъектлары саны 182,7 мең берәмлек дәрәҗәсендә бәяләнә. Агымдагы ел башыннан КУЭ ярдәмнең барлык чаралары буенча 32,6 млрд. сумнан артык акча алынган. Бизнесның сыйфатлы үсешен тәэмин итү һәм фаразланган күрсәткечләргә ирешү өчен сәнәгать паркларын алга таба үстерү төп резерв булып тора. 

Фаразны гамәлгә ашыру республиканың баланслы үсешен күздә тота. Әлеге бурычны хәл итүдә республиканың барлык муниципаль берәмлекләре территориясендә синхронлаштырылган һәм комплекслы рәвештә гамәлгә ашырыла торган дәүләт, республика программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга зур роль бирелә. 

Агымдагы елда Татарстан Республикасы өчен 12 илкүләм проект составында 46 төбәк проекты чараларын гамәлгә ашыруга 42,9 млрд. сум күләмендә финанслау лимиты каралган. 

Ахырда М.Р. Шаһиәхмәтов фараз күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итү барлык хакимият органнарының, предприятиеләрнең һәм оешмаларның чикле концентрациясен һәм килешенгән гамәлләрен таләп итүен билгеләп үтте. 

2025 елда Президентның Май указы белән расланган илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда яңа этап башланды. 2025-2030 елларга барлыгы 19 илкүләм проекттан торган исемлек расланган.

2025 елдан технологик лидерлыкның яңа илкүләм проектларын (НПТЛ) гамәлгә ашыру башланды, аларны гамәлгә ашыру 2030 елга кадәр һәм перспективада 2036 елга кадәр планлаштырылган. Әлеге проектларның стратегик максаты – заманча фәнни технологияләрне кулланып, конкурентлы, югары технологияле продукция булдыру, шулай ук үз җитештерү линияләрен булдыру һәм үстерү юлы белән яңа базарлар оештыру. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International