17-21 декабрьдә Татарстан социаль предприятиеләре Мәскәү шәһәрендә күмәк стенд составында «ЛАДЬЯ. Зимняя Сказка» күргәзмә-ярминкәсендә катнаша алалар.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә «Россиянең халык сәнгать кәсепләре» ассоциациясе оештырган халык сәнгать кәсепләренең иң эре күргәзмәсендә йөзләгән һөнәрчелек оешмалары, осталар һәм рәссамнар, иҗат берләшмәләре, Россия төбәкләреннән индивидуаль эшләүче осталар һәм һөнәрчеләр үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк.
Чара «Тимирязев үзәге» укыту-күргәзмә комплексында узачак (Ш. Мәскәү, Югары аллея, 6 й., 1 к.).
Катнашу «Социаль предприятие» статусына ия кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен генә мөмкин һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.
Хезмәт күрсәтү үз эченә теркәлү җыемын, күргәзмә мәйданын һәм җиһазларны арендалауны ала.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк (https://мсп.рф/services/support/tatarstan/118/).
Татарстан бизнесына ярдәм итү чаралары турында Бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә була.