Татарстаннан бизнес-ледиларны төрле өлкә экспертларыннан стратегик сессиягә чакыралар

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

16 сентябрьдә Казан Эшкуар йортында «Татарстан Республикасы бизнес хатын-кызлары: эшлекле сезон башы 2025-2026» бизнес алып бару экспертларыннан стратегик сессия узачак.

Чакырылган спикерлар арасында: Әгъзамова Елена — «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе киңәшчесе, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә эшкуарлык комитеты әгъзасы, Васильева Яна – «Бизнес хатын-кызлары» гомумроссия иҗтимагый оешмасының үсеш буенча вице-президенты, Кыямова Елена — «Бизнес хатын-кызлары» гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, Захарова Анна  – Стәрлетамактагы «Бизнес хатын-кызлары» вәкиллеге җитәкчесе, «Бизнес хатын-кызлары» БР советы әгъзасы һәм Мария Верба – экспертлар һәм эшкуарлар продюсеры.

Чара кысаларында спикерлар сессиядә катнашучылар белән бизнес алып баруның, иҗтимагый оешмаларны үстерүнең, бизнесның финанс иминлегенең, шәхси брендны үстерүнең уникаль стратегияләре һәм башкалар белән уртаклашачаклар.

Чара түләүсез, катнашу өчен теркәлү кирәк (https://fpprt.Ru/events/strategicheskaya-sessiya-zhenshhiny-biznesa-respubliki-tatarstan-nachalo-delovogo-sezona/). 

Башлана 11:30, адресы: Казан шәһәре, Петербург ур., 28. 

Татарстанда бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International