Татарстан экспортерларын эшлекле коммуникацияләр буенча гамәли семинарга чакыралар

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

11 сентябрьдә Казан Эшкуар йортында «Россия экспорт үзәге» АҖ экспорт мәктәбе» ӨҺБ АКО программасы буенча Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле эшкуарлары өчен «Экспортерлар өчен нәтиҗәле эшлекле коммуникация» семинары узачак. 

Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге ярдәмендә уздырыла.  
       
Семинарда эшкуарлар коммуникация процессын нәтиҗәле оештыру, потенциаль кулланучылар белән танышу һәм халыкара профессиональ бергәлектә ышанычлы партнер репутациясе алу турында беләчәк.  

Чара сөйләшүләр үткәрүнең барлык этапларына да кагылачак: сөйләшүләрне башлау (танышу, беренче тәкъдимнәр), сөйләшүләрнең төп этабы (дебатлар, презентация, каршылыклар) һәм йомгаклау этабы (конкрет тәкъдимнәр, карарлар кабул итү һәм сөйләшүләрне тәмамлау). 

Семинарны икътисад фәннәре кандидаты, «Россия экспорт үзәге» АҖ экспорт мәктәбе» ӨҺБ АКО «Экспорт проектының тормыш циклы» программасы буенча федераль тренеры Кочемасова Анна Вячеславовна алып бара.  

 Татарстан эшкуарлары өчен чарада катнашу бушлай. Семинар йомгаклары буенча катнашучылар курс узу турында сертификатлар алачаклар.   
      
Семинарда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә мөмкин: (https://forms.yandex.ru/cloud/68b1811ad0468815d8bd64a7). Шулай ук ике цифрлы платформада теркәлергә кирәк:  https://мсп.рф/ һәм https://exportedu.ru/.  
    
Теркәлү белән бәйле сораулар буенча «ТР СҮФ» МКК Экспортка ярдәм үзәгенә +7 (987)270 06 91 һәм +‪79179324851 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International