Владивостокта Татарстан җитәкчелегенең Газпромбанк белән очрашуы узды

2025 елның 7 сентябре, якшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында «Газпромбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс белән очрашу үткәрде.

Чара X Көнчыгыш икътисадый форумы (ВЭФ) кырларында узды, аның кысаларында яклар перспектив юнәлешләр буенча Татарстан һәм «Газпромбанк» АҖ  хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.

Унынчы, юбилейлы ВЭФ Владивостокта 3 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр уза. Чарада 70 ил вәкиле катнаша, чарага 4,5 меңгә якын кеше җыелган. Көн тәртибе үзәгендә – заманча технологияләр кертү, инфраструктураны үстерү, яңа логистик маршрутлар булдыру һәм киләчәк өчен кадрлар әзерләү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International