ВЭФ-2025 Мидхәт Шаһиәхмәтов Инновацион инжиниринг үзәге җитәкчесе белән проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Владивостокта уза торган Көнчыгыш икътисадый форумында (ВЭФ) Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Инновацион инжиниринг үзәге» АКО генераль директоры Николай Колпаков белән очрашты. 

Очрашуда яклар Инновацион инжиниринг үзәгенең Татарстан Республикасы компанияләре белән үзара хезмәттәшлеге буенча агымдагы вәзгыять, шулай ук республика компанияләрен эре корпорацияләрнең кооперация чылбырына кертү өлешендә, шул исәптән «Инжиниринг һәм инновацияләргә ярдәм үзәге» АКО гамәлгә ашыра торган грант ярдәме механизмын кулланып, хезмәттәшлекне алга таба үстерү планнары турында фикер алыштылар. 

Инновацион инжиниринг үзәге – 2018 елның мартында «Иннопрактика» компаниясе тарафыннан гамәлгә куелган оешма. Үзәк импортны алмаштыру һәм инновацион чишелешләр кертү өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы предприятиеләре һәм эре заказчылар арасында хезмәттәшлек механизмнарын үстерә.

«Инновацион инжиниринг үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының партнер-корпорацияләр белән уртак эше Россиянең 350дән артык предприятиесен эре корпорацияләр мәнфәгатьләрендә импортны алмаштыра торган продукция булдыру буенча кооперация чылбырына кертүгә ярдәм иткән. Бүген Инновацион инжиниринг үзәге Россия сәнәгатен үстерүдә һәм аның дөнья базарында конкурентлык сәләтен тәэмин итүдә мөһим роль уйный.

ВЭФ-2025 3 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр Владивостокта Ерак Көнчыгыш федераль университеты кампусы мәйданчыгында уза. Форумда 70 ил, шул исәптән Кытай, Вьетнам, Һиндстан, Лаос, Малайзия һәм Таиланд вәкилләре катнаша. Фикер алышу өчен төп темалар булып заманча технологияләр кертү, инфраструктура проектларын үстерү, яңа логистик коридорлар булдыру, шулай ук квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International