Чабаксарда төбәкара бизнес-миссиядә Татарстан компанияләре катнаша

2025 елның 29 августы, җомга

28-29 август көннәрендә Чуашиядә Россиянең 6 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан, Үзбәкстан Республикасыннан, Казахстан Республикасыннан, Беларусь Республикасыннан һәм Кытай Халык Республикасыннан 9 чит ил сатып алучысы катнашында халыкара сатып алу сессиясе уза.

Чара халыкара һәм регионара кооперациягә, эшлекле элемтәләрне ныгытуга, яңа экспорт мөмкинлекләрен булдыруга һәм контрактлар төзүгә ярдәм итә.

Төбәкара бизнес-миссиядә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары ярдәмендә оештырылган күмәк делегация составында 5 Татарстан компаниясе катнаша. 

Татарстан делегациясе составында:

«Челны-Мясо» ҖЧҖ – тозлы, пешкән, кыздырылган, ысланган, какланган һәм башка ит җитештерү

ШЭ Әмирханов Р.Р. — әзер азык-төлек продуктлары һәм ашамлыклар җитештерү.

«СК» ҖЧҖ — Дары Регионов маркетплейсы

«Казанские деликатесы» ҖЧҖ – иттән продукция җитештерү

«Столичная фабрика» ҖЧҖ – алкогольсез эчемлекләр, минераль су, макарон әйберләре җитештерү

Экспортка юнәлтелгән эшкуарлар өчен мөмкинлекләр турында телефоннар аша «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК КО Экспортка ярдәм үзәгендә белергә мөмкин: 8(843)222-90-60, 8(987)270-06-91 (Whatsapp/Telegram). Еmail: tatexport@yandex.ru.

Бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм элемтә үзәге номеры буенча белергә була: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International