Кичә ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды. Чарада республиканың тармак министрлыклары, ведомстволары, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәте вәкилләре катнашты.
Чарада 2026-2028 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре, шулай ук төбәк икътисадының тотрыклы эшләвен тәэмин итү чаралары каралды.
Эшче төркем "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" илкүләм проекты буенча икътисадый вәзгыятьне мониторинглау һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру буенча системалы эшне дәвам итә.