Казанда катлаулы бурыч активлары белән эшләү буенча конференция узачак

2025 елның 26 августы, сишәмбе

4 сентябрьдә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресс-залында бурыч активлары белән нәтиҗәле эшләүгә багышланган чара узачак.

Чара Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары ярдәмендә "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" илкүләм проекты буенча оештырылды.

DOLG TALK конференциясендә катнашучылар дебиторлык бурычларын түләтүнең иң яхшы практикалары, бурыч йөкләмәләрен таләп итү хокукларын бирүнең үзенчәлекләре, бизнес-процессларны автоматлаштыру өлкәсендә алдынгы чишелешләр һәм башкалар турында фикер алышачаклар. 

Чара кредиторларга, бизнес вәкилләренә һәм проблемалы бурычларны таләп итүчеләргә файдалы булачак.

Конференциядә катнашучылар – түләтү базарының төрле юнәлешләре вәкилләре: банклар, МФО, сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре, инвесторлар, лизинг компанияләре һәм башкалар.

Чарада катнашу чара сайтында теркәлү буенча түләүсез башкарыла (https://kazan.dolgtalk.ru/).

Чара 11:00 сәгатьтә башлана, адресы: Казан шәһәре, Пушкин ур., 18.

Чараның нечкәлекләре, шулай ук Татарстан бизнесына ярдәм итү чаралары турында Бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International