Татарстан бизнесын Чабаксарда халыкара сатып алу сессиясендә катнашырга чакыралар

2025 елның 12 августы, сишәмбе

2025 елның 28-29 августында Чабаксарда азык-төлек сәнәгате һәм агросәнәгать комплексы компанияләре өчен халыкара сатып алу сессиясе узачак. 
 
Чара чит ил партнерлары белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәле мәйданчыгын булдыру, эшлекле элемтәләрне киңәйтү һәм экспорт контрактларын төзү өчен үткәрелә.  
 
Сатып алу сессиясендә 12 чит ил компаниясе – Казахстан, Үзбәкстан, Белоруссия, Кытайдан азык-төлек тармагы вәкилләре катнашачак. 
 
Чит ил байерлары импорты белән кызыксынган төп продукция төрләре: кондитер әйберләре, алкогольсез эчемлекләр, макарон әйберләре, сөт продукциясе, ит продукциясе (консервлар, казылык әйберләре, ярымфабрикатлар), авыл хуҗалыгы продукциясе (ярмалар, яшелчәләр), авыл хуҗалыгы җайланмалары, соклар, лимонадлар, су, чипсылар, майлар һәм башкалар (исемлек тулыландырыла). 
 
Эш программасы кысаларында Россия продукциясен күпләп сатып алуда кызыксынучы байерлар белән B2B-сөйләшүләр; таможня аша җайга салу, продукцияне сертификацияләү һәм финанс контроле буенча консультацияләр; базарның тәҗрибәле уенчылары һәм Россиядән һәм чит илләрдән профильле белгечләр катнашында махсус төзелгән эшлекле мохиттә нетворкинг планлаштырыла. 
 
Мәйданчыкта Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән компанияләр катнашачак.  
 
Бизнес-миссиядә катнашу өчен Минем экспорт платформасында теркәлергә мөмкин https://myexport.exportcenter.ru/.

Чара белән җентекләбрәк сайтта танышырга мөмкин: https://buyerrus.ru 
 
Тулырак мәгълүматны «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК КО Экспортка ярдәм үзәгендә 8(843)222-90-60 телефоны буенча белергә мөмкин. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International