Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2025 елның 14 августыннан башлап «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2010 елның 21 гыйнварындагы 7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына экспертиза үткәреләчәк.
Экспертиза үткәрү максаты – эшләү һәм кабул итү барышында белдерелгән җайга салу максатларына ирешүне, хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының нәтиҗәлелеген, хокук куллану тәҗрибәсен анализлау ярдәмендә хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының хакыйкый уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен бәяләү.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен һәм башка кызыксынган затларны әлеге норматив хокукый актны экспертизалау кысаларында ачык консультацияләрдә катнашырга чакырабыз.
Гавами консультацияләр уздыру вакыта – 2025 елның 14 августынан 13 сентябренә кадәр.
Анда эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм бүтән икътисадый чикләмәләрне һәм вазыйфаларны кертә торган яисә аларны кертүгә булыша торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык һәм бүтән икътисадый эшчәнлек субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасындагы барлык дәрәҗә бюджетларның нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә сәбәпче булырлык нигезләмәләр булган очракта, кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү секторына түбәндәге электрон адреска җибәрү сорала: Natalya.Tolcheeva@tatar.ru