Татарстанда «РЭҮ Экспорт мәктәбе» экспорт юнәлешле компанияләр өчен 14 бушлай семинар узачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы республика экспортерларын экспорт буенча семинарларга чакыра, алар Казанда, Зеленодольскта, Кукмарада, Чирмешәндә, Лениногорскида һәм Югары Осланда узачак.
Казанда чаралар Петербург урамы, 28 адресы буенча Эшкуар йортында 10:00 сәг. алып 18:00 сәг. кадәр узачак. Теркәлү 09:30да башлана, катнашу бушлай.
Узачак семинарларның темалары:
Чараларны «Россия экспорт үзәге» АҖ Экспорт мәктәбе» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасының «Экспорт проектының тормыш циклы» программасы буенча федераль тренер Халидә Мөфтахетдинова алып барачак.
Семинарлар йомгаклары буенча катнашучылар курс узу турында сертификатлар алачаклар.
Катнашучылар тарафыннан укулар узу өчен «МСП.РФ» цифрлы платформасы аша гариза бирергә, теркәлү узарга һәм exportedu.ru/ сайтында көндезге уку календаре чарасына язылырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан экспортерлары ярдәм чаралары комплексын алырга мөмкин. Ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары базасында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча ярдәм күрсәтелә.
Катнашу һәм теркәлү мәсьәләләре буенча +79179324851 (Милютина Ирина Анатольевна) һәм +79033063057 (проект координаторы – ТР ССП рәисенең беренче урынбасары Николаев Артур Сергеевич) телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.