МСП.РФ цифрлы платформасында онлайн рәвештә күрсәтелгән дәүләт финанс ярдәме күләме буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында 6 нчы урында тора.
Агымдагы елның яртысында Татарстан эшкуарлары МСП.РФ платформасының «Микрофинанслауны сайлау һәм алу» онлайн-сервисын кулланып, микрозайм формасында 530 млн.сумнан артык финанс ярдәме алган. Ярдәм Татарстан Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча күрсәтелде.
Микрокредитлау күләме буенча Краснодар крае (1,31 млрд.сум), Ростов өлкәсе (800 млн.сум) һәм Удмуртия Республикасы (740 млн.сум) лидерлар булды.
Россиянең 77 төбәгеннән барлыгы 4 меңнән артык эшкуар 2025 ел башыннан МСП.РФ цифрлы платформасы аша дәүләт микрофинанс оешмаларыннан 11,3 миллиард сумнан артык акча алган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. МСП.РФ аша бирелгән микрозаймнар буенча уртача процент ставкасы 8,9% тәшкил иткән.
КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич сүзләренчә, 2025 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча барлык бирелгән микрозаймнарның 30% тан артыгы нәкъ менә инвестпроектларны гамәлгә ашыруга алынган. Актив тармаклар исәбенә җитештерү кергән, анда компанияләрнең 19% платформа аша микрозаймнар алган.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Татарстан эшкуарлары МСП.РФ онлайн-сервисы аша 800 млн.сумга якын финанс ярдәме алган.