Татарстан компанияләрен инновацияләр өлкәсендә федераль премиядә катнашырга чакыралар

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Татарстанда ел саен үткәрелә торган GenerationS Innovation Award 2025 (GIA) федераль премиясендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады, ул Россия компанияләренең инновацияләр һәм технологияләр өлкәсендәге иң зур казанышларын, шулай ук инновацияләрнең киләчәген булдыручы иң яхшы тәҗрибәләрне, партнерлыкларны һәм командаларны билгеләп үтә. Гаризалар җыю 20 августка кадәр дәвам итәчәк. 

GIA премиясе 2023 елда GenerationS корпоратив инновацияләрне үстерү платформасы тарафыннан эшләтеп җибәрелде һәм ел саен РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, РФ ССП һәм «Илкүләм приоритетлар» АКО катнашында уза.  

Конкурс нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең инновацион ландшафтын үстерүгә ярдәм итүче Россия компанияләре билгеләп үтеләчәк, шулай ук аларга ярдәм күрсәтеләчәк. 

2025 елда биш төп номинация каралган: 

Елның эчке инновациясе – 2024 елда үлчәнерлек нәтиҗә китергән компания эчендә эшләнгән проектлар өчен

Ел коллаборациясе – 2024 елда югары уку йортлары яки стартаплар белән партнерлыкта төзелгән, үлчәнерлек нәтиҗә китергән инновацион проектлар өчен

Инновацияләр мәдәнияте – идеяләрне һәм креативлыкны үстерүгә ярдәм итә торган корпоратив мохит булдырган өчен

Ел инноваторы – компания эчендә инновацияләр үсешенә хезмәткәрләрнең шәхси өлеше өчен

Иң яхшы инновацион стартап — технологик алга китеш һәм югары үсеш потенциалы булган стартаплар өчен

Конкурска заявкаларны эре һәм урта компанияләр, 50 млн.сумнан керемле стартаплар, компанияләр эчендәге инноваторлар, проект командалары, үсеш үзәкләре һәм башкалар бирә ала.

Премиянең рәсми сайтында https://gia.generation-startup.ru/ теркәлергә мөмкин, чарада катнашу – бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International