2025 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференция режимында муниципаль дәрәҗәдә җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыруның сыйфатын арттыру мәсьәләсенә багышланган семинар-киңәшмә узды.
Чарада «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә җайга салу йогынтысын бәяләү мәҗбүри булган җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Семинар барышында муниципаль дәрәҗәдә җайга салу йогынтысын бәяләү методологиясе мәсьәләләре каралды, шулай ук катнашучыларга бу өлкәдә иң яхшы региональ тәҗрибәләр күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы урыннарда кабул ителә торган карарларның сыйфатын яхшыртуны тәэмин итеп, җайга салу йогынтысын бәяләү механизмнарын камилләштерү эшен дәвам итә.