2025 елның 11 июнендә Апас районында Россия эшкуарлыгы көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ТР Гарантия фондының видеоконференцэлемтә режимында эшкуарлар белән тантаналы очрашуда катнашуын оештырды.
Чарада Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредит үзәге башлыгы Светлана Боброва 2025 елда эшкуарларга мөмкин булган гамәлдәге федераль ташламалы программаларны тәкъдир итте. Гарантия фонды күрсәтә торган гарантияле ярдәмгә аерым игътибар бирелде.
Эшкуарлар фонд поручительлеген алырга мөмкин: бер заемчыга 100 млн.сумга кадәр, бәйле компанияләр төркеменә 120 млн.сумга кадәр (инвестиция максатларында һәм әйләнештән тыш активларга кертемнәр өчен), башка максатларга 70 млн.сумга кадәр.
Моннан тыш, чарада катнашучылар облигацияләр һәм цифрлы финанс активлары кебек заманча финанслау инструментлары турында белделәр, алар шулай ук ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан төбәкнең икътисадын үстерү стратегиясе кысаларында тәкъдим ителә.
Эшкуарларга уңайлы булсын өчен, Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайты аша гарантияле ярдәм алу шартларына туры килүне онлайн-тикшерү, шулай ук телефоннар буенча консультацияләр алу мөмкинлеге бар: +7 (843) 293-16-94,+7 (903) 061-40-18.
Эшкуарларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге аша гамәлгә ашырыла.