Татарстанда яңа махсус икътисадый зона булдырылачак

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Яңа «Зеленая долина» МИЗ булдыру махсус икътисадый зоналарны булдыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында хупланды, аны вице-премьер Александр Новак уздырды.

Татарстанның Зәй муниципаль берәмлеге территориясендә «Зеленая долина» сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ барлыкка киләчәк. Эшнең төп юнәлеше – биотехнологияләр.

2034 елга «Зеленая долина» резидентлары тарафыннан гамәлгә ашырылган инвестицияләр күләме 15 млрд.сумнан артык булыр дип көтелә, 444 эш урыны булдыру планлаштырыла. МИЗ резидентлары проектлары арасында – җитен һәм мамыкны биосүскә эшкәртү, сорбентлар һәм ашламалар җитештерү.

«МИЗ механизмына быел 20 ел тула, бу вакыт эчендә алар территорияләр үсешенең төп драйверларының берсенә әверелде, анда сәнәгатьтә, фәндә, логистикада төп проектлар тормышка ашырыла, туризмда үсеш нокталары формалаша – Президент куйган икътисадый бурычларны үтәү өчен шартлар тудырыла. 6,6 трлн инвестицияләр портфеле һәм 177 мең эш урыны булдыру планнары булган 1,3 меңнән артык уникаль проектны гамәлгә ашыру – актив стадиясендә. 2024 ел йомгаклары буенча бизнесның махсус зоналарга ихтыяҗы рекордлы булуын күрәбез, бер ел эчендә генә дә 230 яңа резидент һәм 1,2 трлн инвестиция кертелгән. Алдагы рекордлы 2023 елда 188 яңа резидент һәм 636 млрд инвестиция булган. Җитди темплар җыелган, аларны киметергә ярамый», – диде Александр Новак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International