Татарстан экспортерларын предприятиеләрнең экспорт потенциалын үстерү программасында катнашырга чакыралар

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Программада катнашучылар чит илләргә продукция китерүгә яңа экспорт контрактлары төзү юлы белән яңа сату базарларын өйрәнү һәм сату географиясен киңәйтү мөмкинлеген алачак.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты предприятиеләрен Россия Федерациясеннән читтә сату базарларын киңәйтүгә юнәлдерелгән «Экспорт үсеше акселераторы» белем бирү программасында катнашырга чакыралар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты составында гамәлгә ашырыла. Анда  табышы кимендә 400 млн.сумлык табышы булган эшкәртү производствосы, төзелеш, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге компанияләр, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар катнаша ала. Туризм өлкәсендәге компанияләр өчен керү чиге — 180 млн.сумнан. Бизнеста чит ил катнашуы өлеше 50% артмаска тиеш. Проектта «Производительность.рф» ИТ-платформасында заявка биреп катнашырга мөмкин. 

Белем бирү программасы 3 өлештән (модульләрдән) торачак:

- 1 модуль предприятиене экспортка әзерләүгә багышланган һәм экспорт проектының өч төп элементын үз эченә ала – базарларны анализлау, продуктны әзерләү һәм адаптацияләү, сатып алучыны эзләү. Шулай ук экспорт эшчәнлеге өчен ясалма
  интеллект (ИИ)

- 2 модуль финанс инструментларын, логистика һәм таможня чыгымнарын исәпкә алып, конкурентлыкка сәләтле тәкъдим эшләргә ярдәм итәчәк;

- 3 нче модуль валюта законнары һәм экспорт контроле таләпләрен исәпкә алырга ярдәм итәчәк, экспортка чыгу үзенчәлекләре, кайбер дус илләр белән хезмәттәшлек итү үзенчәлекләре белән таныштырачак.

Барлыгы өч агым укыту планлаштырыла:

- Беренче агымның беренче модуле 23 июньдә старт ала һәм 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 2 модуль – 17-18 июль, 3 модуль – 7-8 август;

- Икенче агым. 1 модуль – 7-9 июль, 2 модуль – 28-29 июль, 3 модуль – 18-19 август;

- Өченче агым. 1 модуль – 23-25 июль, 2 модуль – 21-22 август, 3 модуль – 11-12 сентябрь.

Укыту һәм модульара озата бару онлайн форматта, түләүсез нигездә алып барылачак. Программада элек катнашкан предприятие кабат теркәлә һәм укулар уза алмый.

Катнашуга теркәлүне РЭҮ Экспорт мәктәбе сайтында узарга кирәк, кушымтада адымлы аңлатмалар бирелгән (https://disk.yandex.ru/i/fZ-cygsHQId_Qw). Теркәлү әлеге сылтама буенча (https://exportedu.ru/user/register?type=company).

Теркәлү факты турында 2025 елның 4 июненә кадәр +79872700691 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк. Тагын да тулырак мәгълүматны, шулай ук программада катнашу мәсьәләләре буенча консультацияләрне өлкән эксперттан алырга мөмкин.

Программаны Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Россия экспорт үзәге» АҖ "Экспорт мәктәбе" өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы белән берлектә оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International