Татарстан җитештерүчеләре бизнеска ярдәм итүнең яңа программасында катнаша ала

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

2 июньдә Эшкуар йортында «Үсеш платформасы» Россия эшкуарларына комплекслы ярдәм итү һәм үстерү проекты кысаларында презентация һәм укулар узачак. Экспертлар популяр маркетплейста локаль брендларны алга этәрүнең түләүсез инструментлары һәм сатуларны масштаблаштыруның адымлы инструкцияләре белән уртаклашачак. Чара Россиянең эре маркетплейсы һәм «Минем бизнес» үзәге инициативасы белән оештырылган.

«Үсеш платформасы» локаль брендларга инфраструктура ярдәме чаралары комплексын һәм Wildberries цифрлы сәүдә платформасы мөмкинлекләренең уникаль линейкасын тәкъдим итә.  Проект резидентлары товарлар булдыру һәм алга этәрү, продуктларны яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгару һәм ил эчендә тәкъдим ителешне сыйфатлы көчәйтү өчен инструментарийдан файдалана алачак. Программа «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.

Чарада катнашучылар бушлай инструментлар һәм сатулар үсеше инструкцияләре, маркетплейста бизнесны озата бару өчен шәхси менеджер, Wildberriesruss аша уникаль ярдәм системасына керү мөмкинлеген алачак, шулай ук эре сәүдә онлайн-мәйданчыгы экспертлары белән фикер алышачак.

Бизнесны 50% тан локальләштергән Россия җитештерүчеләре, үз сәүдә маркасы ияләре, маркетплейс резидентлары яки аның булачак катнашучылары, 3 айдан яраклылык срогы булган көндәлек товар сатучылар, теркәлгән кече яки урта бизнес субъектлары (КУЭ) катнаша ала.

Укулар 8:30 сәг. башлап 12:00 сәг. кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург ур., 28. Катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлү кирәк. https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdsP2jMKWgtkkeWOckog7swhe3Fqhxa4Cx1WhiFX2f2n_5MPA/viewform

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International