Менделеевск районы эшкуарларын гарантияле ярдәм күрсәтүнең яңа шартлары белән таныштырдылар

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Россия эшкуарлыгы көнен бәйрәм итү кысаларында 2025 елның 26 маенда Менделеевск муниципаль районында эшкуарлар белән тантаналы очрашу узды.

Районның иң яхшы эшкуарларына бүләкләр тапшыру тантанасы Менделеевск районы хакимияте һәм ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре катнашында узды.

ТР Гарантия фонды вәкиле, куркынычлар белән идарә итү бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Сафиуллина, эшкуарларга аларның хезмәтләре һәм Татарстан Республикасы икътисады үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук бизнес–бергәлекне ташламалы кредитлауның федераль программалары һәм үз компанияләрен үстерү өчен Татарстан Республикасы Гарантия фондының гарантияле ярдәм күрсәтү шартлары белән таныштырды.

Ул билгеләп үткәнчә, эшкуарлар кредитны залог белән җитәрлек тәэмин итмәсәләр, ТР Гарантия фонды поручительлеге рәвешендә бер заемчыга 100 млн.сумга кадәр һәм бәйле компанияләр төркеменә 120 млн.сумга кадәр инвестиция максатларында һәм әйләнештән тыш акчаларга, башка максатларда 70 млн.сумга кадәр гарантия ярдәменнән файдалана алалар.

«Шул ук вакытта икътисадның өстенлекле тармакларында эшчәнлек алып баручы эшкуарлар өчен поручительлек өчен түләү поручительлек суммасыннан еллык 1% тәшкил итә, ә башка заемчылар өчен – еллык 1,5%», – дип ассызыклады ул.

Исегезгә төшерәбез, ТР Гарантия фонды финанс оешмасы нәтиҗәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган эшкуарларга заем финансларын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручительлек бирә.

Гарантияле ярдәм турында тулырак мәгълүматны  +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары, шулай ук Фондка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп алырга була: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт.

Эшкуарларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International