Татарстанда иң яхшы экспортерларны сайладылар

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

28 майда Казанның Эшкуар йортында «Ел экспортеры» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 13 номинациядә лауреатлар игълан ителде. Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында узды һәм Россия эшкуарлыгы көненең бер вакыйгасы булды.

Төп 7 номинациядә җиңүчеләр эксклюзив дипломнар, истәлекле призлар, шулай ук шәхси стенд форматында чит илләрдә халыкара күргәзмә-ярминкә чарасында катнашу өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр.

«Татарстан экспортерлары саны арта. 2024 ел нәтиҗәләре буенча аларның саны 2300 субъект тәшкил иткән. Конкурс уздырылган елларда анда йөзләгән эшкуар катнашты, алар тышкы базарларда Татарстан җитештерүчеләре продукциясенең сыйфаты һәм конкурентлыкка сәләтлелегенең уңышлы үрнәге булып тора. Икътисад министрлыгы үз ягыннан экспортка дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген арттыруны дәвам итә – без мөмкин булган финанс продуктларын тәкъдим итәбез, җитештерү һәм логистик инфраструктураны үстерәбез, бизнесны яңа компетенцияләргә өйрәтәбез», – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары — Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.

Сәнәгать өлкәсендә иң яхшы экспортер — «Питон Кама» ҖЧҖ, хезмәт күрсәтү өлкәсендә — «Барс Профи», агросәнәгать комплексында – «Партнер Экспорт», югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы экспортер - «Промышленная автоматика» ФҖП» ҖЧҖ.

«Ел ачышы» номинациясендә «Альтернатива+» компаниясе җиңде, иң яхшы хатын-кыз экспортер исемен эшкуар Мостаева Олеся алды, иң яхшы яшь эшкуар-экспортер исеменә «ГК Барс» лаек булды.

Өстәмә алты номинациядә җиңүчеләр инглиз телен өйрәнүгә сертификатлар алдылар.

Катнашучылар конкурсның Татарстан брендларының танылуын арттыру һәм аларның продукциясен республикадан һәм илдән читкә чыгару өчен әһәмиятле булуын билгеләп үттеләр.

 

Лауреатлар төбәкне федераль дәрәҗәдә Мәскәүдә тәкъдим итә алалар. Конкурста катнашуга бөтен республикадан барлыгы 250 гариза килгән. Чара кече һәм урта бизнес субъектлары арасында Татарстан Республикасының тышкы икътисадый эшчәнлеген стимуллаштыру һәм үстерү, шулай ук товарлар һәм хезмәтләр экспортының алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен үткәрелә.

 

Конкурс төбәк Икътисад министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International