Хөрмәтле эшкуарлар!
Россия эшкуарлыгы көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
Татарстан эшкуарлары – кыю, инициативалы һәм энергияле кешеләр.
Сезнең стандарт булмаган алымнарыгызга һәм кыю карарларыгызга сезнең компанияләрнең генә түгел, ә сезнең хезмәткәрләрнең, шулай ук аларның гаиләләренең иминлеге дә бәйле. Үз өстегезгә җаваплылык алырга һәм республика үсешенә ярдәм итәргә омтылуыгыз һәртөрле ихтирамга һәм ярдәмгә лаек.
Эшкуарлык яңа эш урыннары булдыра, салым керемнәрен арттыра, инновацияләргә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә. Әмма иң мөһиме – яңа тип – уңышлы, бәйсез, үзгәрешләргә һәм алар өчен җаваплылык кабул итәргә әзер кешеләр формалаштыра. Илебезнең киләчәге һәм республикабызның иминлеге нәкъ менә эшкуарлар кулында дип ышанам!
Мин барлык эшкуарларга да энергияләрен һәм энтузиазмнарын югалтмыйча, үз күнекмәләрен һәм белемнәрен даими камилләштерүләрен телим. Сезнең эшне үстерү өчен шартлар алдан әйтеп була торган булсын, ә бизнес алып бару кагыйдәләре үтә күренмәле булсын. Сезнең бизнес һәрвакыт тотрыклы үсеш кенә күрсәтсен!
Ихтирам белән, Мидхәт Шаһиәхмәтов
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры