Олег Пелевин: «Республикада КУЭ ярдәм итүнең киң спектры гамәлдә»

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Бүген Мамадыш муниципаль районында КУЭ үстерү һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады.

Спикер үз чыгышында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше нигезе буларак кече һәм урта бизнесның әһәмиятенә басым ясады. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының төп өстенлекләренең берсе – авыл муниципалитетларында эшкуарлык инициативаларының сыйфатлы үсешен тәэмин итү, предприятиеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм муниципаль берәмлекләрнең баланслы үсеше.

Исегезгә төшерәбез, республикада мәгълүматны арттыру һәм ярдәм чараларыннан файдалану өчен бизнеска ярдәм итүнең Бердәм элемтә үзәге (https://fpprt.ru/) уңышлы эшли. Ә эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкилләре бизнеска төрле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә.

Олег Пелевин ассызыклаганча, 2024 ел нәтиҗәләре буенча барлык муниципаль районнарда, шул исәптән Мамадыш районында да, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары санының уңай үсеше, шулай ук бу өлкәдә эш белән тәэмин итүнең артуы күзәтелә.

Дәүләт ярдәменең гамәлгә ашырыла торган чараларына: федераль һәм республика финанс һәм финанс булмаган программаларына, ташламалы кредит программаларына, гарантияләр һәм лизинг бирүгә, шулай ук яңа инструментлар кертүгә, шул исәптән партнерлык (ислам) финанслары принципларына нигезләнгәннәренә аерым игътибар бирелде. Әлеге программаларга актив җәлеп итү районнарда КУЭ үсеше динамикасына турыдан-туры йогынты ясый, дип билгеләп үтелде.

Республика маркетинг үзәген үстерү һәм авыл эшкуарларын сату базарларына чыгару буенча системалы эш предприятиеләрнең керемнәрен тотрыклы үстерүне тәэмин итә, шул исәптән дәүләт һәм корпоратив сатып алуларда катнашу аша да, - дип билгеләп үтте Олег Пелевин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International