Татарстан – дәүләт компанияләренең кече һәм урта бизнестан сатып алулары буенча лидерлар арасында

2025 елның 20 мае, сишәмбе

2025 елның беренче кварталында дәүләт компанияләре кече һәм урта бизнестан (КУЭ) товарлар һәм хезмәтләр сатып алу күләмен 1,8 трлн.сумга кадәр арттырган. Татарстан дәүләт секторы һәм КУЭ арасында товар әйләнеше күләме буенча лидерлар рәтендә.

Бу хакта РФ икътисадый үсеш министры Максим Решетников«Ломоносов» инновацион кластерында Премьер-министр Михаил Мишустин рәислегендә узган бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча хөкүмәт комиссиясенә нәтиҗә ясаганда сөйләде.

Төбәк кисемендә Татарстан дәүләт компанияләренең КУЭ субъектларыннан сатып алулар күләме буенча икенче урынны алган, 172,5 млрд.сумга җиткергән. Мәскәү лидер булган (511,8 млрд.сум), ә Санкт-Петербург (170,6 млрд.сум) өченче урынны алган.

Дәүләт секторында программа продуктларына, компьютер җиһазларына һәм архитектура өлкәсендәге хезмәтләргә ихтыяҗ зур.

«Кече технологик компанияләрнең эре дәүләт компанияләре сатып алуларына керү мөмкинлеген киңәйтү, шул исәптән „үстерү“ программалары аша, КУЭ сегментының сыйфатлы үсешен тәэмин итәчәк», — дип ассызыклады КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.

Дәүләт компанияләре КУЭ белән актив хезмәттәшлек иткән тармаклар арасында эшкәртү производстволары (680,9 млрд.сум) һәм төзелеш (440,9 млрд.сум) алда бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International