Икътисад министры урынбасары Татарстанда бизнесны тикшергәндә ясалма интеллект кертү турында сөйләячәк

2025 елның 16 мае, җомга

Дүшәмбе көнне, 19 майда, 13:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Бизнесны тикшергәндә Татарстанда ясалма интеллект кертү» темасына матбугат конференциясе узачак. Анда республиканың икътисад министры урынбасары "Сыналган бизнес" платформасын яңарту һәм эшкуарлар өчен яңа сервислар турында сөйләячәк. 

Чарада катнашачаклар: 

1. Гөлназ Исмәгыйлова Илнур кызы – Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары 

2. Булат Җамалиев Дамир улы – Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил

3. Фәткуллина Диләрә Фәрит кызы - «Отличность» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы директоры, «Маркетологлар мәктәбе»нә нигез салучы, Мөселман эшкуарлары ассоциациясе вице-президенты.

4.  Кузнецов Михаил Владимирович – Казан шәһәр Думасы депутаты, Казанда эшкуарлыкны үстерү буенча вәкаләтле вәкил

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясен онлайн-трансляцияләү оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International