Дәүләт ярдәме кысаларында Татарстанның «Минем бизнес» үзәге 70% ка кадәр чыгымнарны финанслый, әмма белгечләрнең квалификациясен күтәрү яисә яңадан әзерләү программалары буенча укытуга 300 мең сумнан артык булмаган күләмдә генә. Хезмәт күрсәтү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.
Ярдәм программасы шартлары нигезендә, эшкуар үз белгечләрен укыту яки яңадан әзерләү курсын үзе билгеләргә яки сайларга хокуклы. Сайланган курсларның бәясе 300 мең сумнан артмаска тиеш, шуның 70% өлешен дәүләт түләячәк.
Ярдәмгә экспортерлар, эшкәртү производствосы, мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендәге компанияләр, бизнеслары Татарстанда теркәлгән төбәк сәнәгать парклары резидентлары, шулай ук кече технологик компанияләр исәп тота ала.
Хезмәт күрсәтү компанияләргә үз хезмәткәрләренең кирәкле компетенцияләрен үстерергә, аларның бизнесны үстерү өчен таләп ителә торган белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк.
Укыту программасының төрен шулай ук эшкуар үзе дә билгели. Белем бирү хезмәтләрен потенциаль тәэмин итүчеләрнең белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булырга тиеш. Лицензиянең күчермәсен заявкага беркетергә кирәк. Лицензиянең булуын Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Рособрнадзор) рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча тикшерергә мөмкин: https://obrnadzor.gov.ru/gosudarstvennye-uslugi-i-funkczii/gosudarstvennye-uslugi/liczenzirovanie-obrazovatelnoj-deyatelnosti/svodnyj-reestr-liczenzij/
Хезмәттән файдалануга заявканы онлайн, МСП.РФ цифрлы платформасында бирергә мөмкин: https://мсп.рф/services/support/tatarstan/86/form/?companyId=296037
Заявкага белем бирү хезмәтләре операторының тәкъдимен дә кушып күрсәтергә кирәк, түбәндәгеләрне күрсәтеп:
- хатның датасы һәм теркәү номеры;
- белем бирү хезмәте күрсәтеләчәк затның ФИА/атамасы;
- квалификация күтәрү программасының исеме, уку бәясе һәм кызыксындырган курс буенча академик сәгатьләр саны;
- мәгариф учреждениесенең имзасы һәм мөһере.
Эшкуарларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.