Татарстанда бизнес ташламалы шартларда арендалау өчен 1000гә якын объекттан файдалана ала

2025 елның 4 апреле, җомга

Татарстанда республика һәм муниципаль милек реестрында 1231 объект бар, шуларның 269ы ташламалы шартларда бизнеска арендага бирелгән инде. Мөлкәт ярдәме республикада «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Биналарны арендага бирелә торган ташламалардан тыш, бизнес инвестпроектларга комплекслы ярдәм һәм булышлык ала.   

Муниципаль милек объектлары буенча ресурс 870 берәмлек тәшкил итә, төбәкләр буенча – 92 объект. Төбәк норматив актлары нигезендә, беренче 2 елда бизнеска аренда түләүсез бирелә. Алга таба, 4 ел дәвамында аренда бәясе ел саен 25% – мөлкәтне арендалауның базар бәясен бәяләү нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда түләве күләменнән 100% кадәр арта.

Шулай ук бизнес тарафыннан муниципаль милекне ремонтлауга тотылган акчалар эшкуар алга таба хосусыйлаштырган очракта аның бәясен киметәчәк. Күчемсез милекне арендалауның 2 елыннан соң, ул 5 ел дәвамында милек исемлегендә булган очракта, объект сатулашусыз сатып алынырга мөмкин. Сатып алганда 8 елга кадәр кичектереп түләргә мөмкин.

Татарстан эшкуарлары күчемсез милек объектларын чәчтарашханә, икмәк пешерү, бөртекле культуралар үстерү, сөт терлекчелеген үстерү һәм сөт продукциясе җитештерү, өске кием җитештерү, ылыслы агачлар үстерү питомнигы, умартачылык хуҗалыгы, су бирү пункты, итек остаханәсе һәм башка предприятиеләр өчен арендага алалар.

Мәсәлән, Апас районында гомуми мәйданы 3 500 кв.м булган биналар комплексы базасында «Свияга+» шифаханә-савыктыру лагере төзелгән. Республиканың Яңа Чишмә районында пластмасса әйберләр җитештерү өчен 1141,2 кв.м мәйданлы бина тапшырылган, мини-отель өчен гомуми мәйданы 182 кв.м булган бина тапшырылган. Нурлат районында 4 000 кв.м мәйданлы бина базасында сөт эшкәртү һәм сыр җитештерү заводы төзелгән. Азнакайда арендага бирелә торган биналарда 2 кафе ачылган, «Чатыр» глэмпинг комплексы эшли, ә Лениногорскида 2024 елның апреленнән эшкуарда арендага алынган бинада Горький исемендәге парк аттракционнары урын алган. 

Шулай ук Татарстан Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы оешмалар белән берлектә аренда биналарында проектларны гамәлгә ашыручы бизнеска комплекслы ярдәм күрсәтә, – югары технологияле җиһазлар, коммерцияле автотранспорт, Россиядә җитештерелгән махсус техника лизингы һәм еллык 9,5% кадәр ставкалар белән финанс ярдәме күрсәтә. Инвестиция проектларын бизнес-планнар төзүдән, маркетингны алга җибәрүдән, брендлаудан, позицияләүдән, сертификация үткәрүдән башлап, производствоны яңадан коралландыруга, проектны әзерләү, эшләтеп җибәрү һәм гамәлгә ашыру этапларында интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокукларны теркәүгә һәм башка күппрофильле хезмәтләргә кадәр комплекслы озата бару мөмкинлеге бар. 

Республикада аренда биналарын үзләштерүнең перспектив юнәлеше булып товарларны электрон сәүдә мәйданчыклары аша сатучы эшкуарлар өчен продукция кабул итү һәм бирү пунктларының географиясен киңәйтү тора. Маркетплейсларга заказлар бирү пунктларын (ПВЗ) төзү электрон сәүдәне үстерүнең  Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшләнгән региональ программасына туры килә. ПВЗ ачылу муниципаль күчемсез милекнең буш объектларын хуҗалык әйләнешенә кертергә һәм ерак районнарда яшәүчеләргә товарларны тиз арада китереп җиткерүне тәэмин итәргә, яңа эш урыннары булдырырга һәм җирле җитештерүчеләргә үз продукциясен сату базарларына уңайлы керү мөмкинлеген бирәчәк. 

Мөлкәт исемлеге белән МСП.РФ цифрлы платформасында «Бизнес өчен мөлкәт» бүлегендә танышырга мөмкин, шулай ук платформада сату-алуга чыгу буенча сервис гамәлгә ашырылган һәм актуаль реестрда карап була. Агымдагы ел башында потенциаль арендаторларны колачлау өчен Икътисад министрлыгы тарафыннан авитода ташламалы аренда турында белдерүләр урнаштыру оештырылды. Инде 46 белдерү урнаштырылган, алар буенча бүгенгә 8,9 меңгә якын карау теркәлгән, потенциаль арендаторларның 120 мөрәҗәгате эшкщртелгщн, 11 объект буенча конкурс процедуралары тәмамланган яки әзерләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International