Татарстан Икътисад министрлыгында продукцияне маркировкалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды. Чарада Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Перспектив технологияләрне үстерү үзәге, Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе, Республика текстиль һәм җиңел сәнәгать эшкуарлары берлеге, министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.

Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды. Утырышның төп темасы җиңел сәнәгать товарларын маркировкалау булды.

Җиңел сәнәгать товарларын мәҗбүри маркировкалау белән бәйле мәсьәләләр, шул исәптән маркировка кертү этаплары, җиңел сәнәгать товарларын маркировкалау системасында эшләү эзлеклелеге, җиңел сәнәгать товарларын маркировкалау буенча кече бизнеска ярдәм итү программалары, маркировкалау буенча бизнес өчен әзер чишелешләр (шул исәптән ЭДО Лайт электрон документ әйләнеше бушлай сервисы, Маркировка.Просто программа тәэминаты, Честный ЗНАК.Бизнес мобиль кушымтасы) турында фикер алыштылар.

Утырышта катнашучылар гражданнарны контрафакт һәм имин булмаган продукциядән яклау коралы буларак маркировканың мөһимлеген ассызыкладылар. Республикада җиңел сәнәгать товарларын маркировкалауны алга таба кертү республиканың оператив штабы эш төркеме контроленә алынды.

Җиңел сәнәгать товарларын маркировкалау турында тулырак мәгълүмат Честный ЗНАК  маркировкалау һәм күзәтү дәүләт системасының рәсми сайтында бирелгән:

 https://честныйзнак.рф/business/projects/light_industry/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International