Татарстанда РусГидроны тәэмин итүче көне 700ләп катнашучыны җыйды

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

2025 елның 2 апрелендә «Казан ЭКСПО» ХКҮ 700гә якын катнашучыны җыйган РусГидроны тәэмин итүче көне узды.

Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән министр урынбасары Динар Шакиров йөзендә сәламләү сүзе белән башланып китте. Үз чыгышында ул регионда кече һәм урта бизнесны үстерүнең мөһимлеген ассызыклады.

Министр урынбасары үз чыгышында Татарстанның нәтиҗәле социаль-икътисадый үсеше кече һәм урта предприятиеләр эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән булуын билгеләп үтте. Ул билгеләп үткәнчә, республикада 178 меңнән артык КУЭ субъекты исәпләнә, ә бу өлкәдә эшләүчеләр өлеше икътисадта эшләүчеләрнең гомуми саныннан 40% якынын тәшкил итә. Бизнес трансформациясе һәм санкцион басым шартларында мондый чаралар эре һәм кече бизнес арасында кооперацияне ныгытуда мөһим адым булып тора.

Динар Шакиров сүзләренчә, соңгы ике елда республикада 9 көн тәэмин итүче көне үткәрелгән, бу 400дән артык предприятиегә эре компанияләр партнерлары булырга һәм 4,1 млрд.сумнан артык контрактлар төзергә мөмкинлек биргән. Ул РусГидро компаниясенә яңа эш урыннары булдыруга һәм эшкуарлыкны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачуга ярдәм итә торган чараны оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Министр урынбасары шулай ук барлык катнашучыларга да уңышлы сөйләшүләр алып баруларын теләде һәм барлык яклар өчен дә уңышлы нәтиҗәләргә өмет белдерде.

Чара барышында, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын да кертеп, сатып алуларда потенциаль катнашучылар санын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Базарда катнашучыларны сатып алуларның гамәлдәге системасы, яңа проектлар, шулай ук тәэмин итүчеләр өчен мөһим үзгәрешләр белән таныштырдылар.

РФ энергетика министры Сергей Цивилев республика җитәкчелегенең «ЭНЕРГОПРОМ» форумы кысаларында Тәэмин итүче көннәрен уздыру ниятен югары бәяләде. «Искиткеч башлангыч, Рөстәм Нургалиевич, миңа бик ошады, искиткеч», – диде ул Татарстан Рәисенә.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 3 апрелендә "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында «Сетевая компания» АҖ тәэмин итүче көне узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International