Татарстан эшкуарларына февраль хисабы турында искә төшерделәр

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Елның икенче ае исәп-хисап һәм салым түләү планында эшкуарлардан күп көч таләп итми. Февральдә бизнеска узган ел өчен 6-НДФЛ тапшырырга кирәк, оешмалар милек салымнарын түлиләр. КУЭ корпорациясеннән Эшкуар календаре хисап даталарын үткәрмәскә  ярдәм итә.

3 февральгә кадәр оешмалар һәм ИП хезмәткәрләре белән 23-31 гыйнвар өчен НДФЛ буенча хәбәр юллыйлар (әгәр бу вакытта хезмәткәрләргә түләгән булсалар) һәм 5 февральгә кадәр аны түлиләр.

15 февральгә кадәр оешмалар һәм ИП хезмәткәрләре белән СФР гыйнвар өчен «травматизмга» кертемнәр түли.

20 февральгә кадәр ЕАЭС илләреннән товарлар импортерлары турыдан-туры булмаган салымнарны түлиләр һәм гыйнвар өчен декларация тапшыралар.

25 февральгә кадәр: 

· җире / транспорты булган оешмалар 2024 ел өчен мөлкәт салымнарын түләү өчен хәбәр җибәрәләр;

· күчемсез мөлкәтле оешмалар декларация (уртача еллык бәядән салым салына торган объектлар) яисә хәбәр (кадастр бәясеннән салым салына торган объектлар) тапшыралар;

· оешмаларны һәм хезмәткәрләре булган шәхси эшкуарлар салым хезмәтенә җибәрәләр:

- 2024 елга 6-НДФЛ хисабын;

- гыйнвар өчен иминият кертемнәре һәм 1 февральдән 22 февральгә кадәрге чорда НДФЛ суммалары турында хәбәр;

- гыйнвар өчен физик затлар турында персоналаштырылган белешмәләр;

· факттагы табыш буенча салым түләүгә күчкән оешмалар гыйнвар өчен декларация тапшыралар (игътибар итегез: декларация формасы яңартылды);

· АвтоУСН булган оешмалар һәм ИП гыйнвар өчен салым түлиләр;

· акцизлы товарлар җитештерүчеләр акцизлар буенча декларация тапшыралар.

28 февральгә кадәр: 

· күчемсез мөлкәте һәм транспорты булган оешмалар 2024 елга мөлкәт салымнарын (мөлкәткә, җир һәм транспортка) түлиләр;

· оешмалар һәм хезмәткәрләре булган шәхси эшкуарлар 1 февральдән 22 февральгә кадәрге чорда гыйнвар өчен иминият кертемнәрен һәм НДФЛ түлиләр;

· ОСН белән эшләүче оешмалар табышка салым буенча аванс түлиләр (әгәр Салым кодексының  286 ст. 3 п. буенча квартал өчен түләүгә күчмәгән булсалар);

· ОСН һәм ЕСХН белән эшләүче оешмалар һәм шәхси эшкуарлар НДС түлиләр (әгәр Салым кодексының 145 ст. 1 пункты буенча азат итү файдаланылмаса);

· үзмәшгульләр гыйнвар өчен НПД түлиләр;

· акцизлы товарлар җитештерүчеләр акцизлар түли.

Искәртеп үтик, Эшкуар календарен «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча үстерелә торган МСП.РФ цифрлы платформасы кулланучылары файдалана ала. Сервис мөһим хисап даталарын күзәтергә ярдәм итә, искәртмәләрне үз бизнесыңа көйләргә һәм электрон почта аша автоматик хәбәрләр алу мөмкинлеген бирә.

* Әлеге материалда уен бизнесына салымнар һәм казылмалар чыгару, җыемнар, әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясаган өчен түләү кебек кече бизнес өчен типик булмаган вакыйгалар турында мәгълүмат юк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International