Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды, анда кече һәм урта бизнеска салым салу турындагы закон проектлары һәм региональ инвестиция проектлары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова өстенлекле тармаклардагы предприятиеләр өчен «Чыгымнар күләменә киметелгән керемнәр» салым салу объекты белән салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча 2025 елга 5% күләмендә киметелгән салым ставкасының гамәлдә булу вакытын озайту турында закон проектын тәкъдим итте.
Әлеге салым ташламасының гамәлдә булу вакытын озайту республикада эшкуарлык климатын саклауга һәм кече бизнесны үстерүгә уңай йогынты ясаячак.
Шулай ук табышка салым ставкасын 20% тан 25% ка кадәр арттыру һәм 2026 елның 31 декабреннән соң кертемнәр күләме 50 дән 500 млн.сумга кадәр булган инвестиция проектларында катнашучылар өчен салым ставкасын киметү буенча чикләүләрне бетерү турында закон проекты каралды.
Моннан тыш, утырыш кысаларында Комитетның 2024 елның 2 яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре, 2025 елга эш планы каралды.