Татарстанда илкүләм проект буенча традицион хәйрия мәктәп ярминкәсе узачак

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

 Казанда 19 декабрьдә хәйрия мәктәп ярминкәсе узачак. Татарстанның 29 мәктәбеннән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча оештырылган «Мәктәп бизнес-старты» белем бирү программасында катнашучы 120 укучы үз товарларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итәчәк.

Ярминкәгә килүчеләр югарыда аталган проектта катнашучылар тарафыннан башкарылган уникаль яңа ел бүләкләрен сатып ала алачак.

Алынган акчаларның бер өлешен «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы карамагындагы 22 яшьлек Павелны тернәкләндерүгә юнәлтәчәкләр, аңа тумыштан ук үзәк нерв системасының перинаталь патологиясе һәм гидроцефалия диагнозы куелган.

Хәйрия ярминкәсен үткәрү вакыты: 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр. Үткәрү урыны: Ямашев проспекты, 115 а («Ак Барс Арена» стадионы, С секторы, «Кидспейс» балалар шәһәре).

Татарстанда өченче ел «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында мәктәп укучыларында эшкуарлык күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Мәктәп бизнес-старты» масштаблы республика программасы гамәлгә ашырыла.

Программаны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International