Бүген Казанда «Казаноргсинтез» ГАҖнең яңартылган җитештерү объектларын ачу тантанасы узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Югары тыгызлыктагы полиэтилен җитештерү линиясен (В реакторы) модернизацияләү проект куәтен елына 100 мең тоннадан 220 мең тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Бу 8 миллиард сумнан артык инвестицияләр ярдәмендә мөмкин булды. Технологияләрне яхшырту җитештерү куәтләрен арттырып кына калмый, җитештерүнең экологик нәтиҗәлелегенә дә ярдәм итә.
Барлык өч линияне дә модернизацияләгәннән соң, «Казаноргсинтез»ның гомуми куәте елына 660 мең тоннага җиткән. В реакторы предприятиенең тотрыклы үсешен һәм конкурентлык сәләтен тәэмин итеп, яңа этилен комплексыннан якынча 20% этиленны эшкәртәчәк.
Бу киләчәккә адым һәм компания үсешендә яңа этап! Проектта катнашучыларның барысына да хезмәтләре һәм эшкә тугрылыклары өчен рәхмәт!