Кама агломерациясе: регионны тотрыклы үстерү өчен стратегик инициативалар

2024 елның 13 декабре, җомга

Бүген креатив индустрияләр үзәгендә Кама агломерациясенең социаль-икътисадый һәм пространство үсеше мастер-планын эшләү кысаларында «Татарстан Республикасы пространстволы планлаштыру институты» ДБУ оештырган стратегик сессия узды.

Бу чара төбәк үсешенә юнәлдерелгән тәкъдимнәр һәм концепцияләр буенча фикер алышу мәйданчыгына әверелде.

ТР икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева сессияне сәламләү сүзе белән ачып җибәрде, барлык катнашучыларга да актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул уздырыла торган эшнең әһәмиятен һәм куелган максатларга ирешү өчен уртак тырышлык кирәклеген ассызыклады.

Фикер алышулар барышында агломерациянең пространство һәм социаль-икътисадый үсеше, хезмәт ресурсларын җәлеп итү һәм үстерү, шулай ук транспорт системалары һәм экология өлкәсендә федераль һәм региональ стратегияләрне исәпкә алу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Бу аспектларның барысы да сәнәгать агломерацияләрен нәтиҗәле үстерү һәм төбәктә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен бик мөһим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International